Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • ТСК хәбәр итә: гаризалар кабул итү пунктлары ачык

    31 гыйнвардан Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашучы сайлаучыларның кайсы җирдә тавыш бирүе турында гаризалар кабул ителә башлады.

    Тәтеш районы территориясендә сез ТСКга түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Тәтеш, Малкин урамы, 39нчы йорт, 101нче бүлмә (эш көннәрендә 15.00дән 19.00гә кадәр), ял һәм бәйрәмнәрдә - 8.00дән 13.00гә кадәр), шулай ук КФҮ адресы буенча: Ленин урамы, 37.
    25 февральдән 12 мартка кадәр участок сайлау комиссияләре гаризалар кабул итү эшенә кушыла (эш тәртибе, ТСК кебек үк).
    Тавыш биргәнчегә кадәр дүрт көн алда - мартның 13нән 17сенә кадәр - сайлаучылар шулай ук үзләренең теркәлү урыны буенча УСКга гариза бирә алалар.
    Татарстан Республикасы территориясендә төзелгән территориаль сайлау комиссияләренең гаризаларны кабул итү пунктлары адресларының исемлеген "Тәтеш таңнары" гәҗите сайтыннан табарга мөмкин, ТР КФҮ филиалларының адреслары - http://mfc16. tatatrstan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: