Тәтеш автомәктәбе командасы “Хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләр арасында иң яхшы хәрби шофер – 2021” республика конкурсының өченче урынны алды
Иң яхшылар арасында!
(Тәтеш, 2 декабрь, “Тәтеш таңнары”) Тәтеш автомәктәбе командасы “Хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләр арасында иң яхшы хәрби шофер – 2021” республика конкурсының “ГТО” категориясендә өченче урынны алды.
Түбән Камада узган ярышларда Татарстанның 13 районыннан яшьләр оешмалары һәм автомәктәпләр вәкилләре катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, автомобиль җайланмаларын белүдә, ГТО нормаларында, шулай ук йөк машинасын йөртү осталыкларында көч сынаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев