Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында аш пешерүчеләргә, кондитерларга, машинист-тракторчыларга дипломнар тапшырдылар

2016 елның беренче чыгарылышында 32 квалификацияле эшче белгечләренең бишесе генә күрше районнардан, калганнары - үзебезнекеләр. Укыту эшләре һәм белем сыйфаты буенча техникум директоры урынбасары Евгений Долганов әйткәнчә, аларның эшкә урнашу проблемасы булмаячак.

Быелгы чыгарылыш аш пешерүчеләрне, кондитерларны инде Тәтештәге 1нче, татар, Олы Тархан урта мәктәпләрендә, "Миләшкәй" балалар бакчасында һәм "Волжанка" кафесында, шулай ук үзәк район хастаханәсендә көтәләр. Калганнары Ульяновск, Казан һәм Яр Чаллы җәмәгать туклануы предприятиеләренә урнашачаклар.
Хәтта буранлы-җилле көн дә чыгарылышларның, ата-аналарның, педагогларның, тантанага җыелучыларның кәефен боза алмады. Техникум директоры Илдар Фәткуллов студентларга һөнәр үзләштерүдәге тырышлыклары, ә аларның әти-әниләренә балаларының укулары белән һәрдаима кызыксынып торулары өчен рәхмәт белдерде. Укытучылар, техник хезмәткәрләр, чыгарылышларга белем һәм күнекмәләр биреп кенә калмадылар, уку барышында аларның тук, сәламәт булулары хакында да кайгырттылар, дип билгеләп үтте ул.
20 аш пешерүче, кондитер һәм 12 тракторчы-машинист дәүләт имтиханнарын тапшырдылар, 8е, олы тормыш юлындагы беренче сынауны уңышлы узып, бик яхшы билгесенә. Хәзер инде имтихан өчен аш-су әзерләгәндә булган дулкынлануларын, иртәнге өчтә техникумга килүләрен, ә сәгать җидегә имтихан комиссиясенә тәкъдим итү өчен барсын да әзерләп җиткерүләрен елмаеп искә алырга гына кала.
Тракторчылапр да техникумнан киң профильле югары квалификацияле белгечләр булып чыгалар. Алар теләсә нинди заманча, хәзер район авыл хуҗалыгы предприятиеләре сатып ала торган куәтле техниканы иярләргә сәләтлеләр. "Сезнең белгечлегегез - игенчеләр һәм аш пешерүчеләр - һәрвакыт кирәк", - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында, район башлыгы исеменнән котлау тапшырып һәм яшьләргә тормыш юлларында уңышлар теләп, райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Курков. Тракторчы-машинистлардан Радик Измайловка һәм Юрий Щетенковка, аш пешерүчеләр һәм кондитерлардан Алинә Вилдановага, Ләйлә Миннуллинага, Александр Новиковка, Алена Розовага, Мария Рыжовага, Юлия Семеноваларга кызыл дипломнар тапшырылды. Аларның әти-әниләренә балаларын тырыш итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерелде. Евгений Долганов, райбашкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина һәм имтихан алу комиссиясе әгъзасы, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Тәтеш районы бүлеге начальнигы Илдар Сәхауов дипломлы белгечләргә сайлаган һөнәрләренә гомере буе турылыклы калуларын һәм осталыкларын камилләштерә баруларын теләделәр.
- Сезнең кулларыгызда диплом гына түгел, ә тормышка юллама. Әмма үзегезнең Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы чыгарылышлары булуыгызны онытмагыз һәм шуның белән горурланыгыз, - диделәр кунаклар.
Сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар да ихлас котлау сүзләрен, рәхмәтләрен, фатихаларын җиткерделәр.
Ваемсыз вакытлар артта калды. Егетләрне армия хезмәте көтә, кызларны - я производство, яки укуларын дәвам иттерү. Әмма, ничек кенә булмасын, беренче диплом аларга инде белгечлек ишекләрен, олы тормыш ишекләрен ачты, шунда якты кояш астында үз урыннарын табарга насыйп булсын диясе килә. Ышанабыз, аларның барсы да әйбәт булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев