Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш авыллардан хәбәрләр

(Тәтеш, 2 май, “Тәтеш таңнары”).

Зур Әтрәч авылы кешеләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны искә алу урынын җыештырганнар.  
– “Хәтер урыны” проекты кысаларында авылдагы һәйкәл территориясен тәртипкә китердек. Чүп-чар һәм коры яфракларны җыйдык, һәйкәл плитәләрен чистарттык. Утлы еллар турында хәтерләүчеләр калмады да диярлек, ә һәйкәл яшь буын өчен хәтер булып мәңгегә калачак, – диләр әтрәчлеләр.

Байраш авылы китапханәсе мөдире Тәнзилә Йосыпова белән мәдәният хез­мәткәре Миләүшә Гайфуллина Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары хөрмәтенә куелган обелискның тирә-ягын чистартканнар һәм җыештырганнар.

Олы Тормы авылы китапханәчесе “Хәтер урыны” проекты кысаларында “Язгы игелек атнасы” Бөтенроссия акциясенә кушылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X