Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш кадетлары халыкара дәрәҗәгә чыктылар

Быелның 29 апреленнән 10 маена кадәр Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Бөтенроссия яшьләр хәрби-спорт оешмалары һәм "Берлек-2015 - Җиңү варислары" кадет корпуслары җыеннары булып узды.

Ул Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов яклавында үтә. Җыенны оештыручылар - ТР Хөкүмәте, Туган илне саклаучыларның "Ватан батырлыгы" региональ иҗтимагый хәрәкәте һәм региональара "Русь" хәрби күп төр көрәш федерациясе.

"Берлек" быел бөтен Росс­иядән - Саха (Якутия) республикасы һәм Ерак Көнчыгыштан Кырым һәм Дагыстанга ка­дәр - иң яхшы 46 команданы җыйды, безнең республикадан - 11, Татарстан башкаласына илнең иң яхшы 600 кадеты җыелды. "Берлек" проектының аермалы сыйфаты шунда - кадетлар үзара дуслашсыннар һәм башка регионнар хакында күбрәк белсеннәр өчен, катнаш, интернациональ отрядлар оештырылды.

Программага патриотик һәм мәдәни-агарту чаралары, команда ярыш­лары һәм сугышчан күп­төрле көрәш буенча өй­рәнү-күнегү дәрес­лә­ре, шулай ук баш бел­гечләрнең мас­тер-класслары кергән иде. Һәркөнне җыенда катнашучылар белән Россия халыкларының мәдәният көннәре үткәрелде.

Кадетлар "Бердәм булганда - без җиңелмәс" девизы астында "Фашизмны Җиңүгә минем кече ватанымның керткән өлеше" фольклор-тарихи зарисовка тәкъдим иттеләр. Әлеге номинациядә Тәтеш кадет мәктәп-интернаты командасы лауреат булды һәм Кубок белән бүләкләнде. Җыен вакытында "Минем карт бабам - җиңүче!" фотокүргәзмәсе оештырылды. Тәтешлеләр эше мактаулы өченче урынны алды.

Безнең кадетлар лаеклы чыгыш ясадылар, алар 41 медаль һәм күп кенә грамоталарга ия булдылар. Гер спортында шәхси зачетта Кирилл Ефимов өченче урынга чыкты. Руслан Еркин, Андрей Власов һәм Имиль Хөсәенов иң күп медальләр (7шәр) алдылар. Илфат Акбашев, Евгений Врясов, Иван Галанцев, Дмитрий Нагуськин, Эрик Николаев һәм Эмиль Яшиннар да бүләкләр буенча алардан калышмадылар.

Нәтиҗәдә, Тәтеш кадет мәктәп-интернаты командасы Виктор Верия­лов җитәкчелегендә Росс­ия җыелмасы сос­тавында "Берлек-2015 - Җиңү варислары" халыкара яшьләр өйрәнү җыенында катнашачак, ул август аенда Әрманстанда узачак.
Алда - киеренке күнегүләр, кызыклы очрашулар һәм яңа җиңүләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X