Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш мәктәпләргә, китапханәгә Хәтер китабын тапшырдылар

Тәтеш районында белем бирү учреждениеләренә һәм үзәк китапханәгә “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” дип исемләнгән китапны тапшыру тантанасы булды.

(Тәтеш, 11 июль, "Тәтеш таңнары"). Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына чыгарылган юбилей басмасы респуб­ликабызда яшәүчеләрнең Бөек Җиңүгә зур өлеш кертүе турында сөйли.

Китапларны тапшыру акциясе Тәтештәге район мәдәният йорты каршындагы мәйданда райондагы оешмалар, пред­приятиеләр җитәкчеләре катнашында тантаналы рәвештә узды. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Районыбызда яшәүчеләр фашистларны Җиңүгә зур өлеш кертте, аларның барысы да безнең хәтердә һәм йөрәктә сак­лана”, – диде Аркадий Борисович. 

Китапны мәктәпләр, китапханә, көллият һәм техникум дирек­торларына тантаналы рәвештә тапшыру өчен  Казаннан ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары Гүзәл Балчык­лы килде. “Юбилей китабына аналитик материаллар, архив мәгълүматлары, үзенчәлекле фоторәсемнәр, ветераннарның хатирәләре җыелган. “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” китабының бай материаллары киң даирә укучылар өчен яктыртылган, шулай да ул барыннан да бигрәк яшь буынга, сугыш турында бары тик мәктәп дәреслекләреннән, гаилә тарихларыннан, фильмнардан гына белүчеләргә юнәлтелгән. Хәтер китабы факультатив дәрес­ләрнең яңартылган уку планнары, семинарлар һәм белем бирү учреждениеләрендәге конференцияләр өчен нигез булып торачак”, – дип билгеләп үтте Гүзәл Илдус кызы.
Китапны тапшыру акциясе район мәдәният йорты коллективы әзерләгән әдәби-музыкаль прог­рамма белән үрелеп барды.

Китап ТРның архив эшләре буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республиканың Дәүләт архивы тарафыннан ­бастырылган.
Чараны уздырган вакытта барлык санитар-эпидемиологик нормалар үтәлде.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X