Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш муниципаль районы территориясендә суррогат алкогольле продукцияне сатуга чик кую максатында контроль чаралар үткәрелә

Тәтеш муниципаль районы территориясендә суррогат алкогольле продукцияне сатуга чик кую максатында контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре тарафыннан контроль чаралар үткәрелә.

(Тәтеш, 18 июнь, “Тәтеш таңнары"). Тәтеш муниципаль районы территориясендә суррогат алкогольле продукцияне сатуга чик кую максатында контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре тарафыннан контроль чаралар үткәрелә.

Әйтик, 2019 елның 5 ае эчендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуның 17 очрагы ачыкланды, бер җинаять эше кузгатылды һәм судка җибәрелде. Барлыгы 27 литр күләмендә спиртлы сыеклык тартып алынды, шуларның 6 литры өй шартларында җитештерелгән.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча 3 белдерү каралган, алар буенча бозулар расланган.

Хәзерге вакытта тикшерү материаллары Административ хокук бозулар буенча җитештерү стадиясендә. Әлеге хокук бозулар буенча 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф каралган.

Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X