Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш музее откан грантка яңа музей оештырылачак

Бу атнада булачак балык музее янында чүп контейнеры китереп куйдылар. Аңлавыбызча, бинаны әзерләү эшләре башланган, әлегә аны чүп-чардан чистарталар, залларны планлаштыралар.

Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, булачак музейны ачуга әзерлек эшләре белән алар инде күптәннән шөгыльләнәләр. Фондта булган экспонатларны яңарталар. Эшлекле хатлар алышалар һәм Ундоры музее белән элемтәдә торалар, чөнки берүк вакытка һәм урынга караган "кардәш" экспонатлар бар.

Уфа реставрацияләүчеләре белән эшлиләр. Районның балык хуҗалыгында эшләгән тәтешлеләр белән очрашалар. Музей хезмәткәрләре Тәтештә балык промыселына мөнәсәбәтләре булган якташларына әйберләр белән булышуларын сорап кабат мөрәҗәгать итәләр. Алар ачылган яңа музейда лаеклы урыннарын табачак. Ә бу хәл, мөгаен, Балыкчы көнендә булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев