Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы Алабирде урта мәктәбендә Җиңү Дәресләре булып үтте

Укытучылар Венера Җәләлетдинова, Гөлфруз Җәләлиева, Зөлфирә Сөләймановалар башлангыч сыйныф укучыларына авыл ветераннары, герой-якташларының сугыш елларындагы батырлыклары турында сөйләделәр.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Шәйхетдинова 5-7нче сыйныфлар белән тумышы белән Олы Тарханнан булган Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур бабай белән очрашу оештырды. Ул 1943 елның 12 апрелендә фронтка китә һәм 1949 елда гына туган авылына әйләнеп кайта. Ветеран үзенең утлы юллар аша үткән вакытларын дулкынланып һәм ачынып сөйләде.

Шуннан соң 6нчы сыйныф укучылары аңа багышлап патриотик җырлар башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев