Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районы фермаларының мөмкинлекләре бар

    Район терлекчелегендә узган елны без нинди нәтиҗәләр белән тәмамладык һәм бүген ничек эшлибез - район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Ирек Еремеев белән әңгәмәбез шул хакта.

    - 2015 елда районның терлекчелек тармагында Сез нәрсәне иң зур казаныш дип саныйсыз?
    - Мөгезле эре терлекләр санының тотрыклылыгына ирештек. Алар 10318 баш, үсеш - 4 процент, бу уртача республика күрсәткеченнән юг­ары. Ба­кырчы (125тән 401 баш булды), Пролей-Каша фермаларын (92) аякка бастыра алдык. Маллар саны "Содружество"да (86), "Яңа юл" (34) һәм "Новая заря"да (26) сизелерлек артты.
    Ит буенча да әйбәт кенә эшләдек - 1312 тонна җитештердек, бу 2014 елгыдан 15 тоннага күп.
    Сөт тармагында да үсеш күзәтелә. Район буенча бер сыердан савып алынган сөт уртача 21 килограммга күтәрелде һәм 4446 килограмм тәшкил итте. "Р. Г. Сафиуллова" КФХ (6937 килограмм), "Авангард" ҖЧҖ (6043), "Яңа юл" ҖЧҖ (5013) алдынгылардан саналалар.
    Шуның белән бергә, кемнәргә булган мөмкинлекләрен эшкә җигәргә кирәклеген дә әйтеп үтү урынлы булыр: болар "Родина" (2535), "Волга" (3595), "Маяк" (3709) авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре. Мондый хәлнең берничә сәбәбе бар: терлекләр асрау технологиясенең бозылуы, азыкларның җитешмәве, белгечләрнең булмавы. Шуны искәртәм, быел аларда фермаларның продуктлылыгын күтәрү мөмкинлекләре бар.
    - Сыер абзарларын үзгәртеп кору буенча дәүләт ярдәменең Президент программасы районда га­мәлдәме?
    - Аеруча актив алып барыла. ТР Президенты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә "Колос", "Родина", "Нур", "Р. М. Заһидуллин" КФХ, "Нива"да 100 башка абзарлар төзекләндерелде һәм үзгәртеп корылды; ә "Новая заря", "Маяк", "Р. М. Заһидуллин" КФХда - 200 башка. Республика ярдәме 11 миллион 700 мең сум тәшкил итте.
    Абзарларны төзекләнде­рү терлекләр асрау һәм ашату технологиясен үз­гәртергә, җиһазларны яңартырга, эшләүчеләрнең эш шартларын яхшыр­тырга мөмкинлек бирә. Быел бу программадан районның тагын 9 хуҗалыгы файдаланырга тели.
    - Терлекчеләр елны ничек башладылар?
    - Гыйнвар нәтиҗәләренә килсәк, динамика уңай: тулаем район буенча, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекләр 4 процентка ишәйде, ит 9 тоннага күбрәк җитештерелде, сөт сату да 247 тоннага артты, тәүлеклек уртача үсеш 605 граммга җитте.
    - Агымдагы ел бурычлары нинди?
    - Савым көтүе санын 3500гә җиткерергә, ә бер сыердан сөт савып алу ел йомгаклары буенча тагын 500 килограммга артырга тиеш. Барлык терлекләрнең тәүлеклек уртача үсеш күрсәткечен 650-700 граммнан киметмәскә.
    Терлекчелектә нәтиҗәләр турыдан-туры азыкның сыйфатына бәйле, шуңа да люцерна, кукуруз, шул исәптән бөртек өчен чәчү мәйданнары структурасын яңарту зарур. 2015 елда районның терлекчелек продукцияләре җи­тештерүдәге уңай күрсәткечләренә азык базасының яхшы булуы этәргеч бирде.
    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов сыерларны 100 процент орлыкландыру бурычын куйды, моның өчен хуҗалыкларга көтүләрне яңарту буенча белемле технологларны җәлеп итәргә кирәк. Сөт имә торган бозауларны ашату һәм асрау технологияләрен тамырдан үзгәртү аларның сакланышын һәм яхшы үсүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
    Елны әйбәт башладык, якташларыма сәламәтлек һәм нәтиҗәле эшләүләрен телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: