Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районы газетасына языл!

    Ноябрь тәмамланып килә, димәк, "Авангард" һәм "Тәтеш таңнары"на язылырга бер ай вакыт кала.

    Редакция коллективы район газетасына язылу планын беренчеләрдән булып үтәгән Алекина Поляна элемтә бүлекчәсе начальнигы Ирина Морозованы котлый һәм безнең хезмәтне хөрмәт иткәннәре, газетабызны яратканнары өчен авыл халкына рәхмәтен җиткерә.

    Иринаның хезмәттәше - Ольга Селиверстованың (Удельное Нечасово) район буенча икенче нәтиҗә, подписка планын 62 процентка үтәгән. Алдынгылар өчлегендә - үзенең коллективы белән Ольга Майорова (Чинчурино бүлекчәсе) - 56 процент. Район буенча барлыгы 1700 данә яздырылган (30 процент).

    Кичәге көнгә Келәш, Зур Әтрәч, Жуково, Олы Тархан, Олы Шәмәк элемтә бүлекчәләре күрсәткечләре аз гына түбән (26дан 19 процентка кадәр) булды. Льяш элемтә бүлекчәсе пландагы 75 урынына бары 6 данә генә яздырган. Районыбыз халкы һәрвакыт күп укучылардан саналды. Шуңа да без үз укучыларыбыздан газетага язылуны соңгартмауларын сорыйбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: