Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы Келәш авылында яшәүче бертуганнар уку алдынгылары

Язмам геройлары - Назлыгөл һәм Айбулат Галимовлар турында күптәннән язасым килгән иде.

Алар Келәштә башлангычны укып, бүгенгесе көндә Буа шәһәрендәге Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә белем алалар. Икесе дә бар яктан уңганнар: активлар, тырышлар, күндәмнәр. Апалы-энеле бу туганнарның ирешкән уңышлары бихисап.

Узган елның ноябрендә булып узган XIV республика "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесендә катнашып, сертификат белән бүләкләнгәннәр иде. Инде менә чираттагысы белән сөендерделәр. Бу юлы "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә Назлыгөл - I дәрәҗә Дипломга, ә Айбулат лауреат исеменә, "Нәфис сүз" номинациясендә алар Ренат Харис исемендәге премиягә дә лаек булдылар.

Әлбәттә, әлеге уңышларны яулау өчен шактый көч куелган. Моның өчен күп укырга, үз өстеңдә тырышып эшләргә кирәк. Бу яктан, бертуган Галимовлар моның ачык мисалы: мәктәптә яхшы билгеләренә генә укулары белән үрнәк булсалар, ә Келәштә - мәдәният йортында, китапханәдә узган төрле чараларда актив катнашулары белән аерылып торалар. Аларга кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, һәрчак ризалык белдереп, бер генә дә каршы килмичә, үзләренең талантлары белән авыл халкын да сөендерәләр. Шуңа да аларның үзләрен дә, шундый итеп тәрбияләгән әти-әниләрен, укытучылар Фәһим белән Лилияне авылда барсы да хөрмәт итәләр.

Сүзем ахырында шуны әйтәсем килә, Айбулат белән Назлыгөлнең илһам чишмәләре беркайчан да саекмасын, һәрчак шулай ялкынланып, рухланып иҗат итсеннәр, яңадан-яңа җиңүләр юлдаш булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X