Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районында августның соңгы атнасында өч янгын чыккан

Ел башыннан бирле 15 янгын булган, берәүнең төрле дәрәҗәдә тәне пешкән, бер кешене коткарганнар.

"Торак йортларда ут чыгуның төп сәбәпләре: электр җайланмалары һәм көнкүреш электр приборлары белән саксыз эш итү, аларны куллану кагыйдәләрен бозу, мич салу һәм аннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәү, ут төртү, - дип хәбәр итте безгә күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Илсур Камбеев. - 25 августта 23 сәгать 56 минутта Кече Әтрәч авылында торак йорт януы турында хәбәр килде. Бәхеткә каршы зыян күрүче юк. Фаразланганча, янгын сәбәбе - электр җайланмасын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәсен бозу.
30 августта 1 сәгать 09 минутта Чинчуринода янгын чыкты. Ут сүндерү подразделениесе килеп җиткәндә каралты-кураны ут тулысынча чолгап алган була. Якынча сәбәп шул ук. Ике сәгатьтән соң Тәтештә берәүнең мунчасына ут каба. Янгын чыккан урынны карау һәм хуҗаны сораштыру барышында моның сәбәбе ут төртү дип билгеләнде".
Ут-күз чыгуның сәбәпләре еш кына куркынычсызлык нормалары таләп­ләренә җавапсыз карау һәм аларны санга сукмау. Ут еллар буе туплаган малыңны юк итеп, кешеләр гомерен өзәргә дә сәләтле. "Үзегезне һәм якыннарыгызны сак­лагыз", - дип кисәтәләр янгын сүндерү хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X