Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районының авыл җирлекләрендә иҗат отчетлары дәвам итә

    Бәйрәм рухы бусагадан ук үзен сиздерә. Кунакчыл хуҗалар Олы Тархан сәхнәсендә чыгыш ясаячак Бакырчы авыл җирлегеннән килүчеләрне җылы итеп каршыладылар.

    Хуш исле кабарып пешкән күмәчтән авыз иткәч, кунаклар рәхәтләнеп биеп тә алдылар. Мәүлет Хәбибуллинның сыздырып уйнаган гармун көенә ничек басып торып булсын ди инде.
    Мул табынга тезелгән төрледән-төрле ризыклар, әйтерсең лә бирегә куелган "Татар ашлары" дигән зур китаптан алынган диярсең. Күзләрне кызык­тырып торган ашамлыклар андагы рәсемнәр белән ярышкандай тоелды. Аларны бәйрәмгә килгән һәркем татып карый алды. Аш-су осталары тәмле самавыр чәен барлык кешегә дә тәкъдим иттеләр: - "Сыйланыгыз, кыенсынмагыз!"
    Иркен залда кулланма иҗат осталарының эшләре урын алган. Уңган-булган Назирә Койрыкова, Әлфия Маханова, Рушания Фәйзуллина мастер-класс күрсәттеләр. Борынгы экспонатлар һәм стендлар авылның тарихы, танылган кешеләре, спорт һәм мәдәният тормышы турында сөйли. Өстәлләрдә - төрледән-төрле кул эшләнмәләре, балалар ясаган әйберләр. Тамашачылар Әлфия Фәттахова, Наилә Әбелханова, Рушания Фәйзуллиналарның гаҗәеп матур эшләрен карап хозурландылар, Альвина Хәсәнова, Нәргизә Гомәрова, Талия Гыймадиева, Румия Айзатулловаларның иҗатларына сокландылар. Назирә Койрыкова ясаган зур келәм таң калдырды: кабатланмас, үзенчәлекле һәм игътибарны җәлеп итеп тора. Баксаң, тукыманың һәрбер кисәгенең үз тарихы бар икән - аны бөтен авыл белән диярлек җыйганнар. Һәм менә бердәм булдырылган матурлык яңа тормыш алган, келәм булып җитешкән, мәгънәви тәэ­сирләр белән тулыланган.
    Команда бар!
    Бакырчы авыл җирлеге иҗат коллективының сәхнәгә чыккан беренче мәлендә үк барысы да ачыкланды: бик шәп итеп әзерләнгәннәр!
    Әмма башта - "табышмак"! Җирлек башлыгы, "Бакырчы" ҖЧҖ җитәкчесе, авыл мәдәният йорты директоры - барысы да таныш йөзләр! - ачулылар: команда кайда? Режиссер һәм аның ассистенты килеп туган хәлдән чыгу юлын табалар: коткару түгәрәге - республиканың йөз иң яхшы авыл мәктәбе исәбенә кергән белем йортындагы балалар. Ярдәмгә яшь тракторчылар, комбайн­чылар һәм аларның булышчылары ашыга. Урак өстендә сынатмадылар, үз осталык­ларын сәхнәдә дә күрсәтерләр! Тальянның моңлы тавышына җирлектәге күп милләтле халык җыела - барысы да күмәк - хезмәттә дә, ял иткәндә дә бер-берләре өчен һәрвакытта тау күчерердәй булып торалар. Команда бар!
    Алып баручылар - укытучылар Роза Сәлимҗанова белән Алмаз Абдрахмановка артистлык сәләтләрен тулы көченә күрсәтергә туры килде.
    "Чынлап та болар үзебезнекеләр, авылныкылар, шундый итеп чыгыш ясыйлармы, - дигән гаҗәпсенү сүзләре ишеттем күрше рәттә утыручыдан. - Театрдагы кебек!"
    Наилә һәм Навил Ибраһимовлар, Зиновий Морозкин, Фәния Ваһапова, Рәүф Галиәкбәров, "Умырзая" вокал ансамбленең җырларында ихласлылык яңгырады. Илфат Хисамов, Айгөл Хөсниевалар җилкенеп биегәндә, тамашачылар, сок­лануларын яшермичә, аларны алкыш­ларга күмделәр. "Нәфис сүз" номинациясендә Роза Сәлимҗанова чыгышы тамашачының күңеленә үтеп кереп, йөрәкләрне әрнетте. Геройга төш керә: язын ул кырда бер төркем ак кошларны күрә. Алар белән әңгәмә кора. Баксаң, болар һәлак булган солдатларның җаннары икән. Алар үзләрен онытмауларын үтенәләр. Аларны хәтерләгәндә, алар исән.
    Кошларның берсе биегәндә, аны 4нче сыйныф укучысы Ситора Климова шундый тет­рәндергеч итеп башкарды, күп кенә тамашачыларның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады. Үзешчәннәрнең һәм залдагыларның бердәмлекләре танылган "Күбәләк" җырын бергәләп башкаруда чагылды.
    "Пилеш" ("Миләш") фольклор ан­самб­ленең чыгышы искиткеч шәп булды. Рәүф Галиәкбәров һәм Навил Ибраһимовларның баянда сыздырып уйнаулары программаның йөзек кашы булды.
    Концерт Бакырчы турындагы җыр белән тәмамланды. Соңгы музыкаль көй әйтерсең лә һавада эленеп калды, тамашачылар үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны сәхнәдән җибәрәселәре килмәде, аларга сәнгать аша аралашу бәхете бүләк иткән өчен, чиксез рәхмәтләрен көчле алкышлар белән белдерделәр. Яңа очрашуларга кадәр!
    Концертларда катнашыр һәм тамашачыларны сөендерер өчен, репетицияләргә йөрергә вакыт тапкан педагоглар да соклану уяттылар. Сценарийны Рәзидә Шәмсетдинова язса, Фирдәвес Вәлиева тавыш бизәлеше белән тәэмин итте.
    Җылылык хөкем сөрде
    "Иҗат коллективының отчеты югары дәрәҗәдә үтте. Барлык катнашучылар да бик матур итеп чыгыш ясадылар, якты хис-кичерешләр бүләк иттеләр, җыр-биюләре белән тамашачыны да, жюрины да сокландыр­дылар, - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Евгений Курков. - Әлбәттә, барлык артистларыбызны иң яхшылар һәм иң сәләтлеләр дип саныйбыз, һәм һәрбер концерт безне шуңа инандыра бара".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: