Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш ­районына Казан һәм Татарстан ­митрополиты килде

Тәтешлеләр митрополит Кириллны гөл­ләмәләр белән каршыладылар, аннары дин әһеле шәһәребезнең Троицк чиркәвендә дога укыды, гыйбадәт кылды.

(Тәтеш, 20 август, "Тәтеш таннары").

Тәтешлеләр митрополит Кириллны гөл­ләмәләр белән каршыладылар, аннары дин әһеле шәһәребезнең Троицк чиркәвендә дога укыды, гыйбадәт кылды. 

Митрополитны Тәтеш районы башлыгы ­урынбасары Евгений Курков сәламләде.
Догалар укылганнан соң, мәртәбәле кунак православие динендәгеләргә вәгазь белән мөрәҗәгать итте һәм барлык христианнарга рух күтәренкелеге, иминлек, җитешлек, ­тынычлык теләде.
Татарстан митрополитының килүе православие динендәге район кешеләре өчен әһәмиятле вакыйга булды. Чиркәүгә килгән һәр кеше бу көнне үзе белән якты хисләр алып китте, бу ­очрашу алар хәтерендә озак сакланыр.
– Дин бер-беребезгә карата хөрмәт һәм килешеп яшәү өчен кирәк, күп милләтле халык яши торган Тәтеш районы моңа ачык мисал, – диде гыйбадатханәгә килгән Елена.
– Митрополитның килүе безнең йөрәкләрдә рухи шатлык калдырды, – дип уртаклашты авыл кешесе Сергей.

Эшлекле сәфәр кысаларында митрополит Кирилл Троицк чиркәве протоиерие Валентин ­Кострин озатып йөрүендә шәһәребезнең Көньяк микрорайонында урнашкан Крестовоздвиженский храмында һәм Тәтештә Александр Нев­ский хөрмәтенә төзелгән кәшәнәдә булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев