Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында 387 кече һәм урта эшкуарлык субъекты

    26 май – Россия эшкуарлары көне/

    (Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары”).
    Россия эшкуарлары көне алдыннан без район башкарма комитетының социаль-икътисади һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы Юлия Гасимова белән әңгәмә кордык. 

    – Юлия Геннадьевна, рай­онның эшкуарлар структурасы нәрсәне күз уңында тота?
    – Тәтеш районында 387 кече һәм урта эшкуарлык субъекты: 91 – юридик зат һәм 296 шәхси эшкуар, шулай ук 1027 үзмәшгуль граждан теркәлгән. 

    – Алар нинди өлкәләрдә үз бизнесларын алып баралар? Эшсезлек проблемасы ничегрәк, эшкуарлар районның социаль-икътисади үсешендә катнашамы?
    – Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары икъ­тисадның барлык тармак­ларында да диярлек эшли һәм районның социаль-икътисади үсешендә зур әһәмияткә ия. Әгәр икътисад тармагы ­буенча анализласак, ул чакта ке­че һәм урта бизнесның төп эшчәнлек өлеше ваклап сатуга туры килә – 28 процент, аннары авыл хуҗалыгы бара – 25 процент, транспорт һәм саклау – 16 процент, төзелеш – 12 процент, эшкәртү производстволары – 9 процент, күчемсез милек белән эш итү – 5 процент һәм башкалар.   

    Эшкуарлыкның үсеше эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук барлык дәрәҗәдәге бюджетлар өчен  салым салу базаларын, базарны төрледән-төрле товарлар һәм хез­мәтләр белән баетуны арттыруга йогынты ясый. Кече бизнес өлкәсендәге мәшгульләр исәбе 2 меңгә якын кеше – бу район пред­приятиеләрендәге хез­мәткәрләрнең тулаем исәбеннән дүрттән бер өлеш, 2021 елда 1711 кеше иде. Кече һәм урта эшкуарлык хезмәткәрләренең айлык уртача хезмәт хакы узган елны 26,8 мең сум тәшкил итте, 2020 ел белән чагыштырганда алга китеш – 28 процент.

    “Тәтеш” сәнәгать паркы актив эшли. Узган ел­да алынган аккредитация безнең резидентларга республиканың яңа ярдәм программаларында катнашу мөмкинлеген бирде. Резидентлар тарафыннан 2021 елда 100 эш урыны булдырылды. Резидентлар муниципаль дәрәҗәдәге җир салымы түләвеннән һәм җиргә аренда түләүдән азат ителде. Олы Тархандагы минераль су чыгару һәм агызу заводында яңа производство ачылды. Районның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының өлеше 26 процент тәшкил итә. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан салымнар һәм башка түләүләрнең чагыштырмача билгеләнеше районның бергә тупланган бюджетына салымнар һәм башка түләүләрнең тулаем күләмдә керүе 35 процент тәшкил итә.        

    – Райондагы эшкуарлар дәүләт ярдәме программаларыннан файдаланамы?
    – 2021 елда финанс ярдәменнән 68 эшкуар 114,17 миллион сумлык суммада файдаланды. Районда “2019-2023 елларда Тәтеш муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү муниципаль программасы” эшләнде һәм гамәлгә ашырыла, анда төп юнәлешләр, кече бизнесны үстерү бурычлары һәм юллары билгеләнде. Тәтеш районы башлыгы каршында эшләп килүче эшкуарлар советы аеруча да кискен мәсьәләләрне тиз һәм нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеген бирә, шулай ук ТРда эшкуарларга ярдәм итү фондының төбәк вәкиллеге дә нәтиҗәле эшли.      

    Эшкуарларыбызның туган якны төзекләндерүдә зур өлеш кертүен, хәйрия ярдәме күрсәтүен, райондагы һәм шәһәрдәге барлык чараларда актив катнашуын билгеләп үтәсем килә. 
    Шәхси бизнес – ул көндәлек җиңел булмаган хезмәт, эшкуарларыбыз үз эшләрен уңышлы алып барырлар, дип өметләнәм.

    – Әңгәмәгез өчен рәхмәт. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: