Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында грипптан 5882 кешегә прививка ясалган

    Гриппка каршы прививка кампаниясе дәвам итә

    (Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Белгечләр хәбәр иткәнчә, грипп вирусының һәм яңа коронавирус инфекциясенең бер үк вакытта бәйләнешле булуы агымдагы эпидемиология сезонының үзенчәлеге булып тора, бу кешеләрнең сәламәтлеге өчен куркынычлылыкны арттыра.

    “Грипптан ясалган прививкадан соң, иммунитет чирнең эпидемиологик үсеше башланганчыга кадәр җайлашып өлгерергә тиеш, – дип хәбәр итә Тәтеш районының баш санитария табибы Олег Мазюкин. – Гриппка каршы вакцина ясау – ул чирне профилактикалауның төп ысулы. Балаларга, хроник чирләре булучыларга, 60 яшьтән узган кешеләргә, медицина, мәгариф, сәүдә, транспорт һәм ТКХ өлкәсендәге хезмәткәрләргә ­аерым ­игътибар бүлеп бирелә”.

    Тәтеш районында грипптан 5882 кешегә прививка ясалган. Тәтеш үзәк район хастаханәсендә вакцина бар.

    Грипптан ничек сакланырга
    Вакытында вакцина ясату.
    Тулы кыйммәтле туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару.
    Кулларны чиста итеп юу.
    Борынны юдыру.
    Биналарга даими рәвештә дымлы җыештыру уздыру.
    Биналарны даими җилләтеп, дымландырып тору.
    Җәмәгать урыннарында, транспортта битлек куллану.
    Кешеләр күмәк булган урыннарда булмаска тырышыгыз, чир билгеләре (йөткерү, төчкерү) булган кешеләр белән тыгыз элемтәгә керүдән сакланыгыз. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: