Тәтеш районында мобиль маммограф эшләячәк:
Кабул итү – көнгә 50 кешегә кадәр.
(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районында мобиль маммограф эшләячәк:
6 декабрьдә 10нан 14 сәгатькә кадәр – район хастаханәсе территориясендә,
7, 8 декабрьдә 8дән 14 сәгатькә кадәр – район хастаханәсе территориясендә,
9 декабрьдә 8дән 14 сәгатькә кадәр – Олы Тархан участок хастаханәсе янында,
10 декабрьдә 8дән 14 сәгатькә кадәр – Олы Шәмәк табиб амбулаториясе янында.
Ял итү вакыты – 12дән 13 сәгатькә кадәр.
Кабул итү – көнгә 50 кешегә кадәр.
Ел дәвамында маммограф узмаган 40 яшьтән өлкән хатын-кызлар тикшеренү үтә ала.
Үзегез белән паспорт, СНИЛС, иминият полисы күчермәләре булу зарур.
Тикшерүне Республика клиник онкология диспансеры белгечләре уздырачак.
Кергән вакытта яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен профилактик чараларны үтәргә кирәк.
Тәтеш ҮРХ мәгълүматлары буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев