Тәтеш районының барлык уку йортларында Белем көненә багышланган тантаналы чаралар булып узды
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов укучыларны һәм студентларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны уку елы башлану белән котлады. Рәмис Хатыйп улы “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән бергә шәһәрнең 1нче мәктәбендә, кадет мәктәп-интернатында, гражданнарны яклау көллиятендәге бәйрәм чараларында булды.
(Тәтеш, 3 сентябрь, "Тәтеш таннары"). Чәршәмбе көнне Тәтеш районының барлык уку йортларында Белем көненә багышланган тантаналы чаралар булып узды.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов укучыларны һәм студентларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны уку елы башлану белән котлады. Рәмис Хатыйп улы “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән бергә шәһәрнең 1нче мәктәбендә, кадет мәктәп-интернатында, гражданнарны яклау көллиятендәге бәйрәм чараларында булды.
– Республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов, республика Хөкүмәте, Татарстанның Дәүләт Советы һәм “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе ярдәме белән безгә барлык махсус урта уку йортларын, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләү насыйп булды. Безнең укытучылар – үз эшенең осталары, ә ата-аналар һәм балаларның тырышлыгы ярдәмендә уку елы алар өчен уңышлы булачак, – диде Рәмис Хатыйп улы.
– Татарстанда мәгариф системасын үстерүгә аерым игътибар бүлеп бирелә, ел саен уку йортлары биналары төзелә һәм ремонтлана, алар яңа җайланмалар белән җиһазландырыла, балаларның үсеше өчен шартлар булдырыла. Тәтеш районында белем һәм тәрбия бирү барышының сыйфатын арттыру буенча чаралар тиз һәм эзлекле рәвештә тормышка ашырыла. Мәктәп укучыларының республика олимпиадаларында ирешкән уңышлары шул хакта сөйли, – дип билгеләп үтте Әгъзам Самат улы һәм тәтешлеләргә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Белем көненә багышланган котлавын укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев