Тәтеш шәһәренең балалар китапханәсендә «Күңел күтәренкелеге серләре» дип исемләнгән сәгате үткәрелде
Анда Ханжин П.С исемендәге №1 мәктәп яны лагерена йөрүче балаларга сәламәт яшәү рәвешенең мөһим серләрен җиткерергә тырыштылар.
(Тәтеш, 4 июль, “Тәтеш таңнары”). Балалар китапханәсендә «Күңел күтәренкелеге серләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Аны Тәтеш шәһәренең балалар китапханәсе хәбәр итә.
Китапханә хезмәткәрләре уен формасында Ханжин П.С исемендәге №1 мәктәп яны лагерена йөрүче балаларга сәламәт яшәү рәвешенең мөһим серләрен җиткерергә тырыштылар.
Укучылар конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Балалар «Тылсымлы чәчәк» уены барышында зарарлы һәм файдалы гадәтләр турында тулырак белделәр. Аерым игътибар дөрес туклануга бирелде. «Файдалы-зарарлы» викторинасында катнашып, балалар дөрес туклану серләре турында белделәр. Соңыннан халык мәкальләрендә саклана торган сәламәтлек рецептларын искә төшерделәр.
Шулай ук яшь китап укучылар игътибарына үз сәламәтлегеңне ничек ныгыту турында китаплар тәкъдим ителде, чөнки сәламәтлек–ул иң зур байлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев