Тәтеш шәһәренең үзәк китапханәсендә «Идел буе Болгары – буыннар байлыгы» дип аталган тарих сәгате үткәрделәр
21 май – Идел буе Болгарстанында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көн
(Тәтеш, 21 май, “Тәтеш таңнары”).
Тулырак: http://tetyushy.ru/news/sport/ttesht-21nn-25-mayga-kadr-stendka-atu-buencha-rossiyane-komanda-chempionaty-bula
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Тәтеш татар урта мәктәбе укучылары өчен Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Идел буе Болгары – буыннар байлыгы» дип аталган тарих сәгате үткәрделәр. Аны Тәтеш шәһәренең үзәк китапханәсе хәбәр итә.
Алып баручылар ислам кабул итү тарихы, аның үсеше турында сөйләделәр. Чара барышында мультимедиа презентациясе күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев