Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш – сәяхәтчеләр язмасында

Корнелий де Бруин* “Московиягә сәяхәт”

“...Без берничә авыл яныннан үткәч, сәгать 8дә, елгага иң якын урынга, калкулыкта җәйрәп яткан Киренски авылы янына килеп чыктык. Көн уртасында без зур булмаган Тәтеш шәһәренә, яки Казан артыннан туксан чакрым ераклыктагы, уң як ярның биек тавына урнашкан Тәтешкә килеп җиттек. Ул агач диварлар белән әйләндереп алынган һәм начар хәлдәге йортлардан һәм кечерәк чиркәүләрдән тора. Аның яныннан үткәндә, елгадан андагы диварның бер өлешен генә күрәсез. Шунда ук, елга ярында, зур булмаган авыл бар, анда безнең кешеләр нинди дә булса азык-төлек һәм эчемлекләребезне суыту өчен боз эзләп йөргәннәр иде, чөнки без биредәге тауларда әле кар ятуына игътибар иттек”.    
(К. де Бруин. Московиягә сәяхәт // XVIII гасырда ­Россия чит ил кешеләре карашыннан / Ю. А. Лимонова ред. – Л.:Лениздат, 1989. – (“Ватан тарихы битләре” китапханәсе). – 17-188нче битләр.) 
*Корнелий де Бруин (1652-1727) – француз рәссамы һәм сәяхәтче, юл очерклары авторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев