Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш татар мәктәбендә «Мин беләм һәм законнарны үтәм» дигән чара узды

«Форпост» үзәге хәбәр итә

 

(Тәтеш, 6 март, «Тәтеш таңнары»). «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте педагог-оештыручысы Шәрәфетдинов М.Ф. Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Мин беләм һәм законнарны үтәм» дигән чара үткәрде.

Чара башында педагог-оештыручы балаларга Бала хокуклары һәм БМО конвенциясендә Кеше хокуклары гомум декларациясенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Аннан чара уен формасына күчте. Билгеле бер хокукый станциядә тукталып, укучылар биремнәрне үтәп, белемнәрен тикшерделәр һәм хокукый ситуацияләрне анализладылар.

фото: tetushi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев