Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешле акча урлаган өчен хөкем ителгән

Суд хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе 3нче бүлеге “г” пунктында каралган җинаятьне (банк счетыннан урлау) кылуда ­гаепле дип таныган.

(Тәтеш, 5 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

Тәтеш районы прокуратурасы шәһәрдә яшәүче 30 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен ­хуплаган.

Суд хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе 3нче бүлеге “г” пунктында каралган җинаятьне (банк счетыннан урлау) кылуда ­гаепле дип таныган.
Хөкем ителүче 2021 елның 4 июненнән 2021 елның 14 июненә кадәрге вакыт аралыгында танышының яшерен рәвештә, мобиль кушымта аркылы күчерү юлы белән 42 800 сум акчасын урлаган (11 операция ясалган), кушымтаның паролен танышы үзе хәбәр иткән, чөнки элегрәк аңа баласы өчен 3000 сумга кием сатып алырга әйткән булган. Нәтиҗәдә аңа гомуми суммасы 42 800 сум зыян китерелгән. Хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча ­таныган. Суд аны шартлы сынау вакыты белән ике елга ирегеннән мәхрүм иткән. 
Хөкем карары ­законлы көченә кермәгән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X