Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешле сорый, балага акчаны ничек алырга

Сорауларга РПФның Тәтеш районында клиентлар хезмәте начальнигы Ирина Большакова җавап бирә.

(Тәтеш, 13 май, “Тәтеш таңнары”). 
8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга акчалата түләү кемнәргә тиеш, гаризаны кайда бирергә: сорауларга РПФның Тәтеш районында клиентлар хезмәте начальнигы Ирина Большакова җавап бирә.

– 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балага айлык түләү нинди гаиләләргә бирелергә тиеш?
–     РФ Президенты Указы (№ 175, 31.03.2022 ел) нигезендә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гаиләнең бер әгъзасына керем Татарстанда яшәү минимумына тәңгәл килгән һәм азрак булган гаиләләрдәге ата-ананың берсенә бирелә. Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән гамәлдә. Аны алу өчен законлы вәкилдән, мисалга, ата-анадан, гариза кирәк. Аны дәүләт хезмәтләре порталы һәм күп функцияле үзәк аркылы бирергә мөмкин.

– Президентның яңа Указы буенча, 8дән 17 яшькә кадәрге балага акчалата түләү нәрсәне күз уңында тота?
– Түләү күләме гаилә кеременә бәйле. 50 процент түләү – 5216 сум 50 тиен; 75 процент – 7824 сум 75 тиен яки 100 процент 10 433,00 сум тәш­кил итә.

– Гариза озак караламы?
– Пособие билгеләү турындагы карар гариза пенсия фондына гариза бирү­че оешмаларның һәм до­кументларының кирәкле белешмәләре кергән көннән 10 эш көне эчендә чыгарыла.
Түләү билгеләү турындагы карар кабул ител­гәннән соң 5 эш көне эчендә беренче акча күчерелә. Алга таба акча пособие түләнә торган айның 1нче-25нче числосына күчерелә (мисалга, октябрь өчен акча 1 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр күчәчәк). Әгәр пенсия фондына оешмалардан мәгълүмат яки мөрәҗәгать итүчедән түләү хокукын раслаучы документлар килмәсә, гариза буенча карар кабул итү вакыты 20 эш көненә озайтыла.
Акчалата түләү 12 айга билгеләнә, әмма бала 17 яшькә җиткәнче.
1 октябрьгә кадәр тапшырылган гаризалар буенча, акчалата түләү 2022 елның 1 апреленнән биреләчәк, әмма бала сигез яшькә җитмәгән айдан да иртәрәк түгел. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев