Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешле сорый: кем контракт буенча хезмәт итә алмый

Аңлата Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин.

(Тәтеш, 28 май, “Тәтеш таңнары”).

– Кем контракт буенча хезмәт итә алмый? – дип сорый шәһәрле Мария Я.

–     Җинаять эше тикшерүдә булган яки судка тапшырылган, хөкем карары чыгарылган, өстәмә тикшерүләр үткәрелә торган яки җинаять кылган өчен хөкем ителгән гражданнар белән хәрби хезмәт үтү турындагы контракт төзелә алмый, – ди Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин. – Шулай ук җинаять кылган өчен хөкем ителгәнлеге булган, иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтүче затлар, шулай ук табиб рецептында билгеләнмәгән килеш наркотик һәм психотроп әйберләр кулланган өчен административ җәзага тартылган һәм  хөкем ителү вакыты чыкканчы башка төрдәге потенциаль куркынычлылыктагы психоактив әйберләр кулланган, әлеге зат шушы вакыт дәвамында админис­тратив җәзага тартылучы булып саналган гражданнар белән контракт төзергә ярамый. Шулай ук, законлы рәвештә гамәлгә кертелгән суд карары буенча билгеле вакытка хәрби вазифаны биләп тору хокукыннан мәхрүм ителгән затлар белән дә контракт төзергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев