Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешле сорый: Тәтештә элек беренче каттагы стома­тологиядә теш алучы табиб бүлмәсе бар иде

    Сездән сорау, бездән җавап

    (Тәтеш, 24 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 

    – Тәтештә элек беренче каттагы стома­тологиядә теш алучы табиб бүлмәсе бар иде. Ковид аркасында аны 2нче катка күчерделәр. Ишеткәнемчә, хәзер, беренче каттагы бүлмәне ябарга телиләр икән. Инвалид арбасында гына хәрәкәт итә алган кешеләргә нишләргә кала инде? Анда бит лифт юк, аларга икенче катка ничек итеп менәргә соң?
    Тәтешле

    Тәтеш үзәк район хастаханәсе администрация­се мәгъ­лүматлары буенча, безнең районда 31 хә­рәкәтләнә алмау­чы инвалид яши. Зарурилык булган вакытта аларга поликлиникада кичектергесез ярдәм бүлмәсендә, портатив стоматология аппараты белән ярдәм күрсәтеләчәк. Теш алдыру бүлмәсе коронавирус пандемиясе белән бәйле вакытлыча күчерелеп торган.
    фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: