Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешле сорый, Ямбактыга юл булачакмы

Тәтеш районы башкарма комитетының төзелеш, ТКХ һәм энергетика бүлеге начальнигы Екатерина Большакова җавап бирә.

(Тәтеш, 2 июль, “Тәтеш таңнары”). 

–     Без Ямбактыга юл ясауларын күптәннән кө­тәбез. Мәктәпне төзегәндә моны вәгъдә ит­кәннәр иде, проектын берничә тапкыр ясадылар, ләкин юл юк. Быел булачак дигәннәр иде, әмма тагын ясамаячаклар икән дип ишеттек.
Вера Козлова, Льяш авылы

Тәтеш районы башкарма комитетының төзелеш, ТКХ һәм энергетика бүлеге начальнигы Екатерина Большакова җавап бирә:
–     “Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына кертү критерийларын раслау турында”гы Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары (№ 692, 22.09.2008 елдан) нигезендә, Льяш – Ямбакты автоюлы  төбәк әһәмиятендәге юлга керә, ул “Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тору һәм үстерү баш идарәсе” ДКУның хезмәт күрсәтүендә тора. Хәзерге вакытта юл норматив таләпләргә туры килми һәм яңартып ясау планына кертелгән.
Әлеге автоюлны яңартып төзекләндерү 2022 елга Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юллар эшләүнең юл программасына кертелгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев