Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр белән гыйнварда очрашырбыз

2015 ел соңгы сәгатьләрен саный.

Ул чыршыларны кабызып, гирлянда утлары белән сөендереп, район буйлап йөрүен тәмамлый. Суыткычларда - мандариннар, йөзләрдә - елмаю. Һәр ел хәтердә ниндидер сөенечләр калдыра. Ел тәмамлана, димәк, безнең газетага язылу да төгәлләнә. Подписка нәтиҗәләре нинди - коллективка бәя дә, укучылар ышанычы да шундый. Бүген инде почтага йөгерүчеләр аз булыр, хәер, моны иртәгә эшләргә мөмкин, ә кичәге мәгълүматлар буенча "Авангард"ка ("Тәтеш таңнары"на) язылу 99 процентка үтәлгән. Димәк, гыйнварның гомуми тиражы 4850 данә дигән сүз.
Рәхмәтебезне бөтен абунәчеләребезгә, почта хезмәткәрләренә белдерәбез. 18 почта элемтәсе бүлеге җиткерелгән заданиеләрне 100дән 130 процентка кадәр үтәде.
Олы Тархан, Келәш, Кошки-Новотимбаево элемтә бүлекләре генә абунәчеләрне тиешле санда җыеп бетерә алмады.
Газетага язылу кампаниясен оештыруда безгә ярдәм иткән район администрациясе хезмәткәрләренә, җирлек башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә дә рәхмәт.
Сезнең һәркайсыгызга, кадерле укучыларыбыз, акчасыз авыр заманда да бездән аерылмаганыгыз өчен, хөрмәтебез чиксез, һәм бу безгә сезнең өметегезне акларлык итеп, тулы көчкә эшләү бурычын йөкли.
Газетабыз үз тарихының 98нче елына аяк басса да, ул һаман да яшь, көч-куәте ташып тора һәм иҗат планнары белән яна. Без сезнең белән бергә районның мәгълүмат киңлекләренә якташларыбызның мактаулы гамәлләренең һәм кыю эшләренең игелекле орлыкларын чәчәргә әзер.
Яңа ел белән һәм гыйнварда очрашканга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев