Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр коронавирус белән бәйле җиңелләрдән булмаган вакытларда игелекле гамәлләр кылуны дәвам итә.

Рамазан ае көннәрендә шәһәребез мәчет­ләре ­дистанцион рәвеш­тә ифтарлар (хәй­рия ашлары) һәм азык-тө­лек җыелмасы ­таратуны оештырды.

(Тәтеш, 24 май, "Тәтеш таңнары").Рамазан ае көннәрендә шәһәребез мәчет­ләре ­дистанцион рәвеш­тә ифтарлар (хәй­рия ашлары) һәм азык-тө­лек җыелмасы ­таратуны оештырды.

Үз-үзеңне изоляцияләү тәртибе булганлыктан, ризыклар ябык тартмаларда төргәкләнгән иде һәм коронавирусның барлык профилактик чараларын үтәп, Тәтештә яшәүче 900дән күбрәк ураза тотучыга һәм мохтаҗларга тапшырылды.

Ифтарлар мәхәллә кеше­ләренең сәдака акчасына үткәрелде. “Шундый җиңел булмаган вакытта мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылырга кирәк, безнең мәхәлләдәге кешеләргә хәйриячелек өчен рәхмәт”, – дип уртаклашты безнең белән Тәтеш районы имам-мөх­тәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов.   

Казанда яшәүче якташыбыз Вадим Самаркин хәйрия ярдәме күрсәтүне дәвам итә.
Күптән түгел ул Тәтеш үзәк район хастаханәсенә медицина битлекләре тап­шырган. Шушы көн­нәрдә Вадим Александрович шәһәрдәге балалар ­бакчаларына контакт­сыз термометр­лар бүләк иткән. Контактсыз термо­метр­ларны ­куллану нә­тиҗәсендә хез­мәт­кәр­ләрнең, тәр­би­я­ләнүчеләр һәм ата-ана­ларның температурасын үлчәү күпкә тизрәк бара.

Вадим ­Алексан­дро­вич­ның мәгариф учреж­де­­ние­ләре­нә ярдәм итүе очраклы түгел. Аның әти-әнисе – пе­да­­гоглар. Әнисе Нина Ива­новна Олы Шәмәк мәктәбендә – укытучы, аннан 32 ел Тәтеш шәһәренең “Миләшкәй” балалар бакчасында тәр­бияче булып эшләгән. Әтисе Александр Георгиевич Олы Шәмәк мәктәбе директоры, Тәтеш райо­ны мәгариф бүлеге мө­дире була, хәзерге вакытта Тәтешнең шахмат мәктәбенә җитәкчелек итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев