Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр Россия көнен ничек үткәрделәр

    Тәтешлеләр бөтен ил белән бергә Россия көнен билгеләп үттеләр.

    Төрле чараларның киң программасы балаларга да, өлкәннәргә дә кызык­лы булды.
    Җомга көнне оешмалар, предприя­тиеләр хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр күмәк велоузышта катнаштылар.
    Җыелучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Людмила Абрамова район башлыгы исеменнән котлады һәм сәламәтлек, бәхет теләде.
    Музыка һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышлары күтәренке кәеф бүләк итте. Акция барышында таратылган зәңгәр, кызыл, ак төсләрне берләштергән тасмалар тәтешлеләрнең футболкаларын һәм күлмәкләрен бизәде.
    "Үзебезнең бөек ил белән горурланабыз һәм аны яратабыз", - дип уртаклаштылар хезмәт ветераннары Тәнзилә белән Таисия ханымнар.
    Шунысы сөендерде, әбиләр һәм бабайлар оныклары өчен "җан атарга" килгәннәр, ә велоузышта катнашучылар арасында әти-әниләр белән балалары да бар иде.
    Узышның яшь катнашучысы Миша Журин (рәсемдә) шатланып, биш бармагын күрсәтте һәм: "Миңа биш яшь, ә велосипедта ике яшьтән йөрим", - диде. Аңа райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Полозов фиништан соң Диплом белән бүләк тапшырганда, сабыйның шатлыктан йөзе балкыды.
    Бәйрәм балалар ял лагерьләренең барсында да актив рәвештә үтте. Алар спорт ярышларында, танып белү викториналарында катнаштылар, рәсемнәрдә һәм сәхнәләштерелгән күренешләрдә үзләренең иҗат осталыкларын күрсәттеләр. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов "Чайка" лагерендәге балаларны Россия көне белән тәбрикләделәр, аларга бәхет, сәламәтлек, яхшы кәеф теләделәр. "Безнең районда төрле милләт, дин, сәяси карашлы кешеләр яши һәм эшли, һәм барыбыз да горурлык белән: без - россиялеләр дибез. Халкыбызның гореф-гадәтләрен сак­лап һәм рухи кыйммәтләрен яңартып, Ватаныбызга лаеклы киләчәк тәэмин итәчәгебезгә ышанам һәм аның киләчәге күбесенчә, яшь россия­леләр, сездән тора", - дип мөрәҗәгать итте балаларга Рәмис Хатыйп улы.
    "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексында җанлылык хөкем сөрде. Биредә мини-футбол, бадминтон буенча ярышлар узды, ә аклы-каралы шакмаклардагы акыл уенын яратучылар шахматта үз осталыкларын күрсәттеләр.
    Кичке шәһәр тәтешлеләрне район мәдәният йорты каршында берләштерде. Биредә алар өчен тулы бер мәйдан җырлады, биеде, гармунда татар моңы агылды, рус ансамбльләре җырлары үзенә җәлеп итте, чуаш хореография коллективының үзенчәлекле тавышы яңгырады, мордва җырлары Идел киңлекләренә таралды.
    Без үзенчәлелекне һәм үзебезнең милли йолаларыбызны саклап, күп милләтле халык гаиләсендә яшибез, һәм үзебезне, дуслыгыбыз кебек матур һәм какшамас бөек, мәһабәт Россиянең бер өлеше итеп хис итәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: