Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр, якташыбыз өчен тавыш бирик!

    Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында "Полицейски Степа абый" балалар иҗат бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды.

    Төбәк этабының жюри хөкеменә 73 эш тәкъдим ителде, аны 6дан алып 14 яшькә кадәргеләр катнашкан. Бәйгедә бары тик авторлык эшләре генә түгел, шулай ук мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре, сәнгать мәктәп­ләре иҗат коллективлары тарафыннан ясалган кул эшләнмәләре һәм рәсемнәр дә бар.
    Жюри Тәтештәге балалар сәнгать мәктәбенең унике яшьлек укучысы Калерия Голованың балчыктан ясаган сәнгать әсәрен лаеклы бәяләде. Өч эш арасында "Степа абый - светофор" скульптурасы бәйгенең икенче этабында катнашу өчен Россия Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде. Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында онлайн тавыш бирү юлы белән һәм Балаларны яклау көне алдыннан, 30 майда ведомство аккаунтында социаль челтәрдә билгеләнә.
    Калериянең "Степа абый - светофор" иҗат эшен хуплыйк һәм яшь якташыбыз өчен 30 майда тавыш бирик!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: