Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр ярдәм итә беләләр

Гыйнварда тәтешлеләр гаиләсендә бәхетсезлек булды - йортларында янгын чыкты.

Янгын хезмәте машинасы чакыру­га ук тиз килеп җиткән, ялкын телләре сүндерелгән. Әмма, газ шартлаганлыктан, ут шунда ук бөтен йорт хуҗалыгын чолгап алган. "Өйдән ничек йөгереп чыкканымны һәм урамда калуымны, хәтерләмим", - дип сөйләде хас­таханәдә тетрәнү мизгелләреннән арынып килүче янган йорт хуҗасы Виктор Тиханов.
Йорттан яртылаш җимерек стеналар гына калган, барлык эчке яклар утта янып көлгә әйләнгән.
Тәтешлеләр, якташларының кайгысы турында белеп, социаль челтәрләр аша битараф булмаган ке­шеләргә мөрәҗәгать итте­ләр. Безнең коллектив та, үз чиратында, "Тәтеш таңнары" гәҗитендә игълан бас­тырды.
Шушы араларда редакция­гә янучы гаиләнең кызлары Наталья Тиханова килде һәм әтисенең хастаханәдән чыгарылуын, хәле ярыйсылана баруын җиткерде.
"Безнең хәсрәтне уртак­лашкан һәркемгә - туган­нарга, дусларга, күршеләргә һәм барлык мәрхәмәтле якташларга рәхмәт, - дип гәҗит аша ихтирам сүзләре белән мөрәҗәгать итте ул тәтеш­леләргә. - Таныш һәм таныш булмаган кешеләр җимереклекләрне җыеш­тырырга булыштылар, эш­ләрендә акча җыйдылар, кирәкле әйберләр китерделәр".
Наталья хәбәр иткәнчә, Тәтеш муниципаль райо­ны администрациясе һәм ЯЧ-133 хезмәт кол­лективы, халыкны социаль яклау, Тәтеш юл-ремонт хезмәте идарәсе, гражданнарны яклау көллияте, Тәтештәге 2нче урта мәктәп, стендка ату мәктәбе, стендка һәм пуля белән ату Федерация­се, АЗС, олимпия резервы мәктәп­ләре гражданнарны яклау бүлегендәге хезмәттәшләр, "Агросервис-Идел" ҖЧҖ зур финанс ярдәме күрсәттеләр.
Без дә кунагыбыз белән бергә районыбызда кайгы уртаклаша белгән, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булган халык яшәвенә сөендек, борынгылар юкка гына әйтмәгән: "Дус авыр чакта сынала".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X