Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр үз эшләнмәләрен һәм яңалыкларын сәүдә өлкәсендә тәкъдим итә алалар

    Ел саен үткәрелә торган “Россия сәүдәсе” дүртенче Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

    (Тәтеш, 1 август, "Тәтеш таннары").

    Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәрә торган конкурсның төп идеясе – Россиядә ваклап сатуның уңай тәҗрибәсен хуплау һәм аның үсешен стимуллаштыру. Аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматларында гамәлгә ашырыла торган иң яхшы карарлар һәм идеяләр сайланачак. Конкурста түбәндәге оешмалар катнаша ала: сәүдә тармагына кураторлык итүче башкарма хакимият органнары, муниципаль берәмлекләр администрацияләре һәм сәүдә эшчәнлеген башкаручы хуҗалык субъектлары.
    Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: “Иң яхшы сәүдә шәһәре”, “Иң яхшы сәүдә урамы”, “Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты”, “Иң яхшы ярминкә”, “Иң яхшы ваклап сату базары”, “Иң яхшы мобиль сәүдә объекты”, “Иң яхшы фастфуд объекты”, “Иң яхшы сәүдә фес­тивале”, “Иң яхшы күпләп сату азык-төлек базары”, “Җирле товар җитештерүчеләрнең иң яхшы фирма челтәре”.
    Конкурста катнашу өчен торговляроссии.рф  сайтында анкета тутырырга киңәш ителә. Килеп туган сораулар буенча Тәтеш районы башкарма комитетының социаль-икътисади һәм территориаль үсеш бүлегенә, 8(84373) 2-62-44 (факс), 211нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә була.
    Бәйгене үткәрүнең беренче елында, 2018 елда, илнең барлык почмакларыннан катнашу өчен 600дән артык гариза бирелгән иде, икенче елда – 800дән артык, узган ел – 900гә якын.
    2021 елда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы октябрьдә бизнес һәм хакимият форумының көзге өлешендә “Ритейл атнасы” кысаларында узачак.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: