Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешнең балалар бакчасында идәннәр җылы булачак

    "Каенкай" балалар бакчасында рес­публика бюджеты акчасы хисабына капиталь ремонт ясала.

    "Стройград+" ҖЧҖ түбә алыштыру эшләре башкара, икенче катта җылылык системасы демонтажлана, беренчедә - уен бүлмәләрендәге җылы идәннәр астына бетон катнашмасы салу алып барыла, санузелларда керамик плитәләр түшәлә. Матур үзгәрешләр белән ил­һамланган балалар бакчасы коллективы да шулай ук читтә калмый һәм эшчеләргә ярдәм итәргә әзер тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: