Тәтештә дә киләчәк укытучысы эшли
Бәйгедә республикабызның 41 укытучысы катнашты.
(Тәтеш, 17 гыйнвар, "Тәтеш таңнары", Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең информатика һәм мәгълүмати-технологияләр коммуникациясе укытучысы Ольга Владимирова “Татарстан Республикасының киләчәк укытучысы” республика бәйгесендә финалга чыкты.
Сәләтле укытучы Татарстан Республикасының белемне үстерү институты базасында узган абруйлы бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында диплом һәм кыйммәтле бүләк алды.
Бәйгедә катнашучылар санлы белем өлкәсендә һәм укыту барышында санлы технологияләрне куллануда үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте, “Укытучының санлы ярдәмчеләре” темасы буенча эссе язуда һәм дәрестә технологияле карталар белән укытучының тәҗрибәсеннән санлы белем ресурсларын файдалануда ярышты.
Бәйгедә республикабызның 41 укытучысы катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев