Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә Хач ману - 19 гыйнварда

    Җомга, 19 гыйнварда, правос­лавие динендәгеләр Хач мануны билгеләп үтәчәкләр.

    Бу көнне бәкедәге суны изгеләндерү йоласы башкарылачак, һәм күмәк су коену булачак. Әлеге уңайдан район администрациясендә Хач ману бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмә булды.
    Күнегелгән гадәт буенча, коену урыны шәһәр буасында әзерләнәчәк. Анда чишенеп-киенү өчен ике палатка корылачак, өч туклану ноктасы оештырылачак. Коткаручылар, полиция, медицина хезмәткәрләре иминлекне тәэмин итәчәкләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: