Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә “Халык гореф-гадәтләренең чишмә башы” дип исемләнгән уен-танып-белү программасы үткәрелгән

    Чара барышында балалар безнең республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышканнар.

    (Тәтеш, 22 июль, "Тәтеш таннары"). Тәтеш шәһәрендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Халык гореф-гадәтләренең чишмә башы” дип исемләнгән уен-танып-белү программасы үткәрелгән.

    Чара барышында балалар безнең республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышканнар. Программада катнашучылар бишек җырлары, мәзәкләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, төрле халыкларның табышмакларын искә төшергәннәр, рәхәтләнеп халык уеннарын уйнаганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: