Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә халык санын алу өчен стационар участоклар ачылды

    “Халык санын алуда катнашу” хезмәте стандарт яки расланган хисап язмасы булган һәркем өчен ачык

     (Тәтеш, 20 октябрь, “Тәтеш таңнары). Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала. “Татар-информга бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында (Татарстанстат) хәбәр иткәннәр.

    Әгәр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алуда катнашу мөмкинлеге булмаса, сез өйдә исәпкә алучыны кабул итәргә теләмәсәгез, стационар исәпкә алу участогына килергә була. Татарстанның һәр районында 430 стационар исәпкә алу участогы һәм күп функцияле үзәкләрдә 58 участок эшли. Йорт яки эш янындагы үзегезгә уңайлы участокны сайлагыз, - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

    Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының адреслары Татарстанстат сайтында бастырылган. Сораштыру бер гаиләгә уртача алганда 15-20 минут дәвам итә.

    Тәтештә стационар исәпкә алу участоклары, шул исәптән күп функцияле үзәк (КФҮ) урнашкан стационар участокларның адреслары:

    КФҮ – Тәтеш, Ленин урамы, 37нче йорт

    Тәтеш, Ирек Мәйданы урамы, 47нче йорт, 2нче кат, 17нче бүлмә (конференция залы) һәм 21нче бүлмә (Тәтеш РЭЧУ).

    Тәтеш районы буенча кайнар линия телефоны: 8(84373) 2-56-03.

    Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды. Беренче тапкыр кешеләр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу бланкларын мөстәкыйль тутыра ала. Кампаниянең беренче көнендә үк әлеге мөмкинлектән дәүләт башлыгы Владимир Путин файдаланды.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: