Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә район Советының тугызынчы утырышы булып үтте.

Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсә­гыйть Шакиров, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре һәм чакырылган актив катнашында узды.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов "2015 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында" док­лад белән чыкты.
Узган елның аеруча мөһим вакыйгаларын, мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау өлкәсендәге планнарның һәм проектларның тормышка ашырылуын билгеләп, ул районның икътисади күрсәткечләренә тукталды.
Тулаем территориаль проект күләме, бәясе буенча, 4 миллиард 600 миллион сумнан артык тәшкил иткән - бу 2014 елгыдан югары. Эре һәм урта предприятиеләрдә айлык уртача хезмәт хакы 5,3 процентка арткан һәм 20 мең 240 сум тәшкил итә. Эшсезлек дәрәҗәсен киметү, кече һәм урта бизнес предприятиеләрен үстерү буенча тиеш­ле эшләр алып барыла. Районның төп эшчәнлек нигезе - авыл хуҗалыгы производствосы. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре отчет елында 1 миллиард 290 миллион сумлык продукция сатканнар. Бөртеклеләр уңышы һәр гектардан уртача 23 центнер тәшкил иткән, чөгендер - 397 центнер, бер шартлы малга 31 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
Терлекчелектә дә уңай нәтиҗәләр бар - 2016 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлекләр саны арткан.
Районда кече һәм урта бизнес белән 98 предприя­тие шөгыль­ләнә, тулаем продукция җитештерүдә аларның өлеше 27 процент тәшкил итә (ТР буенча 25 процент).
"Тәтеш" сәнәгать мәйданчыгында 8 вәкиллек үз эшчәнлеген алып бара: полиэтилен торбалар, такталар, тимер-бетон әйберләр җитештерү, балык эшкәртү, балансланган катнаш азык җитештерү оештырылган. 40 эш урыны булдырылган, проектларны тормышка ашыру өчен 85 миллион сумлык инвестиция җәлеп ителгән.
"Тәтеш - уңдырышлы җирләре булган тырыш, мактаулы, күп милләтле район. Сезнең барсына да көчегез җитә".
Фәрит Мөхәммәтшин
Тагын бер инвестор пластик тәрәзәләр ясау цехы төзелешен алып бара, анда 80 эш урыны булдыру планлаштырыла.
Халыкны эш белән тәэмин итү планында Олы Тархандагы минераль су тутыру заводына зур өметләр баг­лыйбыз.
Туризм инвестиция кертүнең өстенлекле сферасы булып кала, ТКХда, төзелештә уңай нәтиҗәләргә ирешелгән.
"2016 ел җиңел булмая­чак, - дип басым ясады Рәмис Сафиуллов, - әмма эшебезнең төп максаты элеккечә кала - тәтеш­леләрнең тормыш хәлен яхшырту. Милек формасы төрле булган предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре белән берлектә 2020 елга кадәр районны үстерүнең стратегик чараларын тормышка ашыру юнәлешендә зур эшләр тора".
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең безгә визитын Советның узган елгы отчет утырышында куелганнарның үтәлешенә тәнкыйть күзлегеннән бәя бирү һәм тәтешлеләр өчен сөенү мөмкинлеге дип аңлатты. "Бурычларның күпчелеге үтәлгән, - дип билгеләп үтте ул. - Бары тик бер нәрсәне - үлемне киметә һәм демографияне үзгәртә алмагансыз, әмма боларга бер елда гына ирешеп булмый. Кече һәм урта бизнесны үстерү бурычларының куелуы һәм бу юнәлештәге алгарыш сөендерә..."
Ул минераль су тутыру заводын, утырышка кадәр шунда булган иде, мисал итеп китерде. Киләчәктә туризмны үстерү дә район дәрәҗәсенә уңай йогынты ясаячак. Шунысы да мөһим, туристлар Тәтеш ягының гүзәллегенә сок­лану белән бергә, биредә үз акчаларын да калдырсыннар иде, бу әлеге бизнеска булышлык итүче хезмәт күрсәтүләр, шул исәптән сувенир продукцияләр әзерләүне киңәйтү дигән сүз.
Фәрит Хәйрулла улы икътисадның авыл хуҗалыгы секторындагы уңай нәтиҗәләрен билгеләп, күрше районнар һәм рес­публика күрсәткечләре белән чагыштырганда бездә терлекләрнең аз булуына басым ясады. Димәк, маллар санын арттырырга кирәк. Әлегә, соңгы биш елгы статистикадан күренгәнчә, райондагы мөгезле эре терлекләр санының күп өлешен шәхси хуҗалык маллары тәшкил итә, хәер, бу да әйбәт күренеш - шәхси ярдәмче хуҗалыкларын җәелдереп, авыл халкы туган җирендә кала. Безнең районның күп милләтле булуы да матур күренеш, ә кешеләр күпләп яшәгән урыннарда милли охшашлыкны сак­лап калу җиңелрәк.
Ул шәхси ярдәмче хуҗалыкларны актив җәелдерүне һәм территория­ләрне үстерү өчен үзара салым программасында катнашуны дәвам иттерү теләген белдерде.
Мәгариф сферасы рес­публика парламенты җи­тәкчесе тәнкыйтенә дучар булды: район ун урынга түбән төшкән. Икенче бер борчулы мәсьәлә - районда җинаятьчелек арткан.
Фәрит Хәйрулла улы агымдагы елда булачак сәяси вакыйганы - Дәүләт Думасына депу­татлар сайлауны искә тө­шерде. Сайлаулар катлаулы булачак, әмма ул безне берләштерәчәк кенә.
Күрәм, халык район башлыгының башлангычларын хуплый, ә бу 2016 елда җитди адым ясарга мөмкинлек бирәчәк, диде ул сүзен йомгаклап.
Район Советы утырышыннан соң Фәрит Мөхәммәтшин тәтешлеләргә Хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
P.S.
- Район үз үсешендә тагын бер сәхифәне ачты дип саныйм, әле күп эшләр башкарасы бар, - диде парламент җитәкчесе журналистларга биргән интервьюсында.
- Авыл хуҗалыгы продукцияләрен арттыру, инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру көнүзәк бурычларның берсе.
- Минераль су тутыру заводын эшләтеп җибәрүне борылыш моменты дип әйтеп буламы?
- Ул маяк кебек объект, хәер беренчесе генә димәс идем. Биредәге су Ундороныкыннан ким түгел. Бу Тәтеш районының дәрәҗәсен күтәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев