Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә шоколадтан сурәтләр ясадылар

Шәһәрдәге 1нче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары каникулда чын күңелдән эшләделәр һәм ял иттеләр.

Тәтештәге 2нче урта мәктәп базасында оештырылган мәктәп яны лагереның эше мондый шигарь астында узды: "Панама" - ул шәп! "Панама" - ул искиткеч! Бездә "Панама"да балаларның барысы да хезмәт куя!"
Лагерь начальнигы Римма Гомәрова җитәкчелегендә тәрбиячеләр хезмәт һәм ял вакыты оештырдылар.
Балалар кинотеатрда булдылар, Сабан туена әзерләнүдә актив катнаш­тылар, тырышып эшләделәр, саф һавада уйнадылар, үзләренең спорт рекордларын куйдылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, иҗат белән шөгыльләнделәр.
"Бөтендөнья шоколад көне безгә бик тә ошады, - дип уртаклаштылар малайлар һәм кызлар. - Без әлеге үзенчәлекле бәйрәмнең килеп чыгу тарихын белдек һәм хәтта үзебез дә кондитерлар ролендә булып, шоколадтан сурәтләр ясау буенча мастер-класс уздык".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев