Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә Шәһәр көне

    Шәһәр көнен һәм Балыкчы көнен июльнең икенче шимбәсендә билгеләп үтү матур гадәткә керде. Бәйрәм програмасы үзенчәлекле һәм шул көнне үткәрелә торган чаралар тәтешлеләрне һәм шәһәрнең олы, кече кунакларын да сөендерерлек.

    Иртәнге 6да шәһәр буасында балыкчыларның "Балык тоту спорты" ярышы башлана. Анда һәвәскәр балыкчылар гына түгел, ә буа ярында кармак тотып ял итеп утырырга яратучылар да катнаша алалар. Балыкчылар кармак салу, җим эләктерү, балык ашату осталыгы буенча ярышачаклар - биредә иң мөһиме балыкны күп каптырган җиңүчеләрне билгеләү.
    Бу көнне ДОСААФ автодромында хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы конкурсы да узачак, анда нәфис затлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, автомобильне фигуралы йөртә белүләрен күрсәтәчәкләр.
    Шәһәр бакчасында тәтешлеләрне һәм кунакларны төп тантана көтәчәк, анда "Тәтеш турында риваять" дигән театральләштерелгән матур күренеш башланачак. Биредә бәйрәм кунаклары шәһәрнең барлыкка килү тарихын күрәчәкләр: Адам Олеария сәяхәтеннән алып бүгенге көнгә кадәр. Болар - беренче килеп урнашучылар, Тәтеш ярминкәсе, Тәтеш шәһәренә исемле герб тапшыру турындагы Указы белән Екатерина икенченең килүе һәм башкалар.
    Стадионда хезмәт алдынгыларын, туган шәһәренең чәчәк атуы хакына күп эшләр башкаручыларны, шулай ук "Балык тоту спорты", "Автоледи-2015" конкурсларында җиңүчеләрне хөрмәтләү булачак.
    Шәһәр көне һәм Балыкчы көнендә үзәк стадион территориясендә шәһәр кунаклары "Тәтеш ярминкәсе"ндә булырга, анда балалар һәм олылар өчен халык һөнәрчелеге буенча мастер-класслар карарга; шәһәр мәгариф учреждениеләре әзерләгән балык ризыкларыннан авыз итәргә мөмкиннәр. Ә Балыкчы авылында Тәтеш ухасы белән сыйлана алалар.
    Көннең икенче яртысында үзәк паркта балалар өчен күңелле уеннар һәм аттракционнар, призлар белән конкурслар һәм викториналар оештырылачак.
    Бу көнне Тәтештә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе старт ала. Аның максаты - яңа уку елына әзерләнүче балалы гаиләлргә булышу. Теләге булган һәркем акциядә катнаша ала. Акча җыю тартмасы үзәк стадионга керү юлына куелачак.
    Шәһәр көнен бәйрәм итү матур салют белән тәмамланачак.
    Шәһәр көне уңаеннан кайбер фикерләр:
    Екатерина Семенова, тәтешле: "Узган ел Тәтешнең туган көнендә без гаиләбез белән катнаштык - ул бик матур һәм истә калырлык, көне дә кояшлы, җылы булды".
    Мария Саблина, Марий-Эльдан килгән: "Шәһәр көнендә 2014 елда булган идем. Аның төп тарихи истәлекле урыны - "Могҗизалы белуга" скульптура композициясе истә калды, без аның янында фотога да төштек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: