Чара 2014-2020 елларда ТРда эшче урыннар һәм инженер белгечлеген киң җәелдерү программасы кысаларында халыкка хезмәт һәм мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылды.
Өлкән сыйныфларның күбесе "Кем булырга?" дигән сорауга җавап эзли. Шуңа күрә дә залга шәһәрдәге уку йортларының 8 - 11нче класс укучылары җыелды, кайберләре әти-әниләре белән килгән. "Бер елдан кызым мәктәпне тәмамлый. Бу вакыт эчендә югары уку йортын сайлап куярга кирәк. Мин шуның өчен дә килдем, киләчәктә аңа кайда барырга икәнлегенә киңәш бирергә", - дип уртаклашты шәһәрле Людмила Тиханова.
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, гражданнарны яклау көллияте һәм Россия дәүләт гадел хөкем университеты вәкилләре егет-кызлар каршында чыгыш ясадылар. Алар уку йортларының юнәлешләре, керү шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге белән таныштырдылар.
"Агросәнәгать комплексына кадрлар әзерлибез. Безнең горурлык - студентларга югары дәрәҗәдә белем алырга мөмкинлек биргән заманча техника", - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы техникумы директоры Илдар Фәткуллов.
Дәүләт гражданнарны яклау көллияте директоры Татьяна Адаева уку йортының республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Идел буе культура һәм спорт академиясе белән тыгыз хезмәттәшлектә торуы хакында сөйләде. Аеруча әһәмиятлесе шунда, көллият WorldSkills буенча компетенцияләрнең махсуслаштырылган үзәге булып тора.
Шәһәребездәге махсус һөнәри белем бирү йортының икесе дә Россиядә иң яхшылар йөзлегенә керә.
Россия дәүләт университетында суд системасы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерлиләр. "Чара ошады, шактый файдалы мәгълүматлар белдем. Ике белем аласым килә. Башта авыл хуҗалыгы техникумына керергә уйлыйм, аннары - югары уку йортына", - дип уртаклашты татар урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Диана Ибрямова.
Нет комментариев