Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган белән туган сугышкан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 3-9 гыйнвар көннәрендә ике низаг теркәлгән.

(Тәтеш, 17 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 3-9 гыйнвар көннәрендә ике низаг теркәлгән.

Полиция хезмәткәрләренә 1994 елда туган шәһәр кешесе үзенең туганын, Тәтештәге Фигнер урамындагы бер йорт ишегалдында спиртлы эчемлекләр эчкәндә килеп чыккан бәхәс вакытында зыян күрүченең башына билгесез әйбер белән китереп сукканы өчен, җинаять җаваплылыгына тарту турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче Тәтеш үзәк район хастаханәсенә озатылган. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. 

1975 елда туган шәһәр кешесе үзен кыйнаган: казналыгына суккан, карга бәреп еккан, курткасын умырып төшергән, шуннан соң агач таяк алып, үтерү белән янап берничә тапкыр китереп суккан танышын закон нигезендә җаваплылыкка тарту турындагы гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X