Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган җир хакына

Алабирдедә халык җыены булып узды.

Җирлек башлыгы Билал Гыймранов җыелучылар алдында 2013 елгы эшләр турында хисап тотты, соңгы өч елда халык санының кимемәвен, әмма үлүчеләрнең туучылардан күп булуын билгеләп үтте. Барлык 164 хуҗалык терлек, кош-корт асрый. Җыенда катнашкан район башлыгы Валерий Чершинцев җир кишәрлекләрен һәм йортларны теркәүдә тәртип урнаштыруны таләп итте, чөнки бу эш җирлек бюджетына керемнәр белән бәйле. Әле 48 йортны һәм 22 җир кишәрлеген рәсмиләштерәсе бар, моннан тыш, 11 объект астындагы җирләр дә теркәлмәгән.

Валерий Сергеевич жыенда катнашучыларга районда юллар төзелеше, социаль объектларны ремонтлау, авыл хуҗалыгы тармакларын һәм туризмны үстерү турында сөйләде һәм депутатларга җирлекнең җитеш­леге хакына нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев