Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган җирләр сагындыра

Алабирдедә гомер кичерүче педагогия ветераны Зоя Заированы авылдашлары хөрмәт итә.

(Тәтеш, 17 август, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Күптән түгел аның янында авылның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, урта мәктәп укытучылары кунакта булып кайтты. Чөнки Зоя Мөхәммәтҗан кызының Алабирдегә кайтып яши башлавына августта 60 ел тулган. 

Зоя Заирова тумышы белән Баулы районы Димскәе авылыннан. Биредәге мәктәптә  9-10нчы сыйныфларны танылган язучы, шагыйрь Фәнис Яруллин белән бер класста укый. Аннан соң кояшлы Үзбәкстанга укытучы белгечлеге буенча югары белем алырга дип китә. Зоя Мөхәммәтҗан кызы әйтүенчә, анда туганнары яшәгән, шуңа да әлеге якларга китәргә уйлый. “Укырга керергә әни белән бергә бардык. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырдым һәм бер көн укыгач, икенче көнне кайтсам, әни Галимҗан исемле егет белән күрешкән һәм ул миңа өйләнергә теләвен әйтеп, аңардан ризалык бирүен сораган. Әни инде мине ерак җирләрдә ялгызымны гына калдырып китмәс өчен, аңа ярәшеп тә куйган булып чыкты. Шуннан өйләнештек, әни кайтып китте, без Үзбәкстанда яшәп калдык”, – дип искә ала үткәннәрен Зоя Мөхәммәтҗан кызы. 

Якты өметләре ташып торган студент кыз шулай итеп гаилә мәшәкатьләренә чума. Алай да ул читтән торып институтны тәмамлый. Тормышлары җайга салынса да, аларның күңеле туган якларын сагынып, юксынып яши. Аннары инде күптәнге хыялларын чынга ашырып, газиз җирләргә кайтырга уйлыйлар. Алабирдедә төпләнгәч тә, әлбәттә, җиңелләрдән булмый, шактый  авырлыклар күрергә туры килә. Шулай итеп, тырыш гаилә, кара җиргә казык кага. 

Һәм Зоя Мөхәммәтҗан кызы Алабирде мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта башлый, ул 38 ел балаларга тирән белем бирә. Ире Галимҗан абый атаклы балта остасы була, аның куллары белән төзелгән бик күп матур йортлар бүгенгә кадәр бар икән әле. 

Еллар бер мизгелдәй уза. Балалары Гөлфирә, Алсу, Зөлфия, Энҗе буй җитеп, үз тормышларын коралар. Бердәнбер уллары Азат кына армия хезмәтен үтәгәндә ерак җирләрдә якты дөнья белән хушлаша. Газиз ана таянычын, терәген югалтып, ачы хәсрәтләрне күтәрә. Язмыш җилләренең шактый сынаулары аша үтәргә туры килә аңа. Инде ирен мәңгелеккә югалтканга да 6 ел вакыт үткән.

“Ак калфак” оешмасы әгъзалары билгеләп үткәнчә, Зоя ханым сабыр һәм түзем, киң күңелле кеше. Авылның ничә буынына тирән белем биргән педагогны мәктәптә дә ихтирам белән искә алалар, укучылар белән өенә дә баралар, очрашулар уздырганда мәктәпкә дә чакыралар. Әлеге күңелле күрешеп-сөйләшүгә барысы да ихластан сөенгән һәм үткәннәрдә калган хатирәләрен рәхәтләнеп уртаклашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X