Туй атлары
Бүгенге әңгәмәбез иң матур йола – туй атлары хакында бара.
(Тәтеш, 6 март, «Тәтеш таңнары»).
– Туй – бөтен авыл халкы өчен зур бәйрәм. Аеруча да атларны бизәү иң матур күренеш саналган, – ди районның татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова. – Кызны кияү йортына алып киткәнче, иптәш кызлары белән бергә атка утыртып, авыл буйлап йөрткәннәр. Бу үзе генә дә ничек күңелле булган бит инде. Күз алдына китерик әле: бер-бер артлы тезелгән атлар белән бөтен авылны шаулатып килен төшерәләр, туй килә. Туй атларын кияү егетләре бик тырышып, алдан ук бизәп, киендереп куйганнар.
Атларны бары туйлар өчен генә тотыла торган затлы дирбияләр белән җиккәннәр, кыңгыраулар, сөлгеләр элгәннәр. Чүпләм-
ле, алмалы, чуклы итеп суккан яки чигелгән сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь киленнең уңганлыгын, булганлыгын бәяләгәннәр. Туй атларына һәрвакыт юл биреп узганнар. Хәзерге вакытта атлар җигеп бөтен авылны гөр китереп килен төшерүләрне сагынып сөйләргә калды. Яңартасы иде шушы борынгы матур йолаларны!
Минемчә, туй – ул гомергә истә калырлык мизгелләре белән кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев