Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тынычлык булсын

    Кече Әтрәчтә Бөек Ватан сугышы ветераннарына аллея ясадылар.

    (Тәтеш, 26 июнь, «Тәтеш таңнары», Алинә ТАРХАНОВА). Хәтер һәм кайгы көне алдыннан мәдәният йорты территориясендә җирлектә яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә исемләп аталган 16 үсенте утырттылар.

    Бу игелекле эштә Әсхәт Кәримов, Исмәгыйль Сафин һәм фронтовикларның туганнары актив катнашты. 

    “Мондый акцияләр бик мөһим, алар тынычлык һәм бәхет нинди авырлык­лар белән яулап алынуы турында искә төшерергә мөмкинлек бирә, – дип уртаклашты чараның инициаторы – мәдәният йорты директоры Хәлил Мәгъсүмов. – Сугышта катнашкан, илне саклаган һәм тылда Җиңүне якынайту өчен тырышкан кешеләр елдан-ел кими бара. Әлеге агачлар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын безнең хәтердә яңартачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: