Тынычлык күгәрчене гаҗәеп матур булды
Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан Тәтешнең гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эшләр буенча белгече Наталья Мулюкина тарафыннан “Без Россия гражданнары” дип исемләнгән чара үткәрелде.
(Тәтеш, 13 июнь, “Тәтеш таңнары”). Кичәнең максаты үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм Россия Федерациясенең дәүләт символларын киң таныту иде.
Социаль белгеч әйтүенчә, чара бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, дәүләт символикасы, илебез нигә Россия дип аталуы турында сөйләүдән башланды. Киләсе этап коллектив белән аппликация әзерләү булды. Малайлар һәм кызлар шау-гөр килеп, бер-берләренә ярдәм итеп оригамилар ясадылар, балаларның кәгазьгә төшерелгән кул сурәтләрен тигезләп кистеләр. Балаларның сәнгать әсәрләре – Россия картасы һәм Россия әләмендәге өч төсләрдә яктыртылган “Тынычлык күгәрчене” – гаҗәеп матур килеп чыкты. Алар Тәтештәге балалар китапханәсенә күргәзмә бизәр өчен тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев