Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзәлүгә ышаныч

Закон бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара район комиссиясен аның рәисе, район башлыгы Валерий Чершинцев үткәрде.

Аерым алганда, балигъ булмаганнарны кабат хокук бозулардан һәм җинаять кылулардан саклап калу мәсьәләсе тикшерелде. Валерий Чершинцев профилактикалауның барлык субъектларыннан үсмерләр белән конкрет, нәтиҗәле эш алып баруны таләп итте. Чөнки аларның барсы да өметсез түгел бит, күпләрен яңадан тәрбияләргә мөмкин. Моңа ата-аналар белән эшләп ирешергә кирәк.

Балигъ булмаганнарны аларның яраткан шөгыльләренә, спорт төрләренә, хезмәткә җәлеп итү мөмкинлекләре күп. Мәшгульлек үзәге директоры Владимир Торгашов хәбәр иткәнчә, быел җәй районда 200 үсмерне эшкә урнаштырырга мөмкин һәм аларның хезмәт хакы 1275 сум тәшкил итәчәк. Бу гаилә бюджетына ярыйсы гына өстәмә булачак. Мондый эшкә урнаштыруның бер шарты - хезмәт кенәгәсе ачу.
Район башлыгы спорт секцияләрен, көндезге һәм "Чайка" лагерьларын, җәйге ялларның башка төрләрен туп­лаганда хокук бозуларга хирысларга, шартлы хөкем ителүчеләргә аерым игътибар бирүне сорады.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев